Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан "Парфюмерия продукциясен сайлау" темасы буенча сораштыру үткәрелде.
Анкетада катнашкан респондентларның яше түбәндәгечә:
- 25 яшькә кадәр – 20%;
- 25 яшьтән 45 яшькә кадәр – 60%;
- 45 яшь һәм аннан да олырак – 20%.
Респондентларның гомуми исәбендә: ир-атлар – 27%, хатын-кызлар – 73%.
Анкета нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, респондентларның күбесе – 58 проценты чәчәк исләрен өстен күрә икән. 8 процентына агачлар исе ошый, калган фикерләр төгәл ике өлешкә – 17 шәр процентка бүленде: алар саф һәм җиләк-җимеш исләрен сайлый.
Парфюмерия продукциясен сайлау билгеләренә килгәндә, анкета сорауларына җавап бирүчеләрнең күбесе (46 проценты) аның тәменә басым ясый, күпләр (24 процент) бәясенә, исенең озак саклануына (20 процент), төргәгенең дизайнына (6 процент), брендка (4 процент) игътибар итә.
"Сез сайлаячак әйбергә нәрсә йогынты ясарга мөмкин?" - дигән сорауларга респондентлар түбәндәгечә җавап бирде:
- реклама (21%);
- бренды, абруе мөһим (36%);
- бьюти-блогерларга колак салам (27%);
- берни дә йогынты ясый алмый (16%).
Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 15 проценты сыйфатсыз парфюмерия продукциясе сатып алган, ә 85 проценты сыйфатлы товарлар белән генә эш иткән.