Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар 100әр мең сум акча алачак

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан өстәмә рәвештә 25әр мең сум акча бүлеп бирде.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына, федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында Халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты тарафыннан сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында карар кабул ителгән. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә рәвештә 5әр мең сум акча алачак. Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Балтач районында "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булды. Музей экспозициясе белән республика җитәкчесен учреждение директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International