Төнге шәһәр: хәмерне ваклап сату чикләмәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге һәм АМР башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасындагы гражданнар мөрәҗәгате буенча Алабуга районының сәүдә объектларында булды. Рейд нәтиҗәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату чикләмәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланды.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законны бозучы затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше ("Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның махсус таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу") буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзү өчен чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International