2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында киңәшмә булып узды, анда 2019 елда территориаль орган эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин, территориаль орган бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында доклад белән Булат Кадыйров чыгыш ясады.
Киңәшмәдә территориаль орган эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә дә кагылып үтелде:
- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек;
- кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм булдырмау;
- кулланучыларның хокукларын яклау;
- республика җитештерүчеләренең товарларын алга этәрү.
Территориаль орган эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү рейтингына кабат анализ ясалды. 2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы республиканың территориаль органнары арасында III урынга чыкты.
Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшенә бәя бирде һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Розалия Мәхмүтовна билгеләп үткәнчә, куелган бурычларга ирешү өчен контрольлек итүче органнар һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә кирәк. Киңәшмә нәтиҗәле шартларда узды.
Чара тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.