"Туктаусыз сыра сату"

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 7 нче февраленнән 8 февраленә булган төндә алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 2 фактын ачыклады, аерым алганда, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарының тәүлек буе эшли торган 2 кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен сату очракларына тап булдылар.

Шәхси эшкуарлар хәмер продукциясен сату вакытын чикләүгә игътибар итмичә генә акча эшләмәкче булган, шул рәвешле "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын бозганнар.

Шәхси эшкуарларга карата административ материаллар рәсмиләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International