2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова эш визиты белән Теләче муниципаль районының Теләче авылында булды. Розалия Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров белән берлектә, үзенең эш визитын берничә сәүдә объектыннан, шул исәптән район территориясендә урнашкан эре сәүдә челтәрләреннән башлады, шул ук вакытта ул республика җитештерүчеләренең алкоголь продукциясе ассортиментына, аларның урнаштырылуына һәм бәяләренә аерым игътибар бирде. Райондагы сатучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән әңгәмә үткәрелде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән дә очрашу узды. Очрашу кысаларында районда алкоголь базарының торышы, җирле үзидарә органнарында кулланучыларның хокукларын яклау һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу конструктив шартларда узды.