Сыра һәм сыра эчемлекләрен сату турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган шикаятьләр раслау тапты.
2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре төнге вакытта үткәрелгән контроль чаралар барышында законда тыелган вакытта сыра сатуның 2 очрагын ачыклады.
Хокук бозучы затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен чакыру алды.
Февраль аеның беренче декадасында Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнар бозылуның 20 очрагын ачыклады.