Гамәлдәге законнарны бозу турында гражданиннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына язмача килгән гаризаны карау барышында, 7 февральдән 8 февраль төнендә, контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге вәкилләре белән берлектә, гаризада күрсәтелгән адрес буенча визит ясадылар.
Уяу гражданиннан килгән мөрәҗәгатьтә алкоголь продукциясен тиешле лицензиядән башка гына сату турында сүз бара иде, һәм административ хокук бозу турында эш кузгату өчен җитәрлек күләмдә мәгълүматлар тупланган иде.
Сәүдә объектын карау барышында бик күп хокук бозу очраклары ачыкланды: биредәге хәмер продукциясенең тиешле документлары һәм ярашлылык сертификатлары юк иде, өстәвенә, ныклы алкоголь сатуга лицензия дә юк булып чыкты. Әле алай гына да түгел, эшкуар БДАМС системасына тоташтырылмаган һәм алкоголь продукциясен ваклап сату күләмен әлеге системада исәпкә дә алып бармаган.
103,55 литр күләмендә сыра һәм алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды, алга таба алар юк ителәчәк.
Хәзерге вакытта административ тикшерү эше дәвам итә, шуннан соң эш материаллары вәкаләтле органнарга җибәреләчәк, әмма инде хәзердән үк штрафларның суммасы, эшкуар тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларның бөтен "авырлыгын" исәпкә алып, шактый югары булачак, дип әйтергә була.