2020 елның 12 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында алкогольле продукция сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.
Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, аларның күбесе нигездә сәүдә өлкәсенә кагылышлы: сыйфатсыз товар (суыткыч, аяк киеме) өчен түләнгән сумманы кире кайтару сроклары, тәрәзә конструкцияләрен сыйфатсыз урнаштыру (җил өрә), кондитер эшләнмәләре буенча товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү (эшләп чыгарылган датасы булмау), планшетка гарантия ремонтын үткәрү вакыты турында иде. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар да үткәрелде.
Чара барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар турында аңлатылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.