Сатучылар белән укулар үткәрелде

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече ТР Әтнә районында шәхси эшкуар И.М. Миллиҗановның азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату ителә торган сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатып, сатучылар һәм эшкуар өчен укулар үткәрде.

Уку барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Аерым алганда, сатыла торган товарларга бәяләр һәм кулланучы почмакларын рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың элмә тактасы, товарлар турында рус телендәге мәгълүматлар, сыра продукциясен сату кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Сатучылар өчен сатыла торган товарларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә махсус игътибар бирелде.

Чара ахырында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук БДАМС системасы турындагы сорауларга да кагылып уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International