Балтач бистәсендә җирле продукция күргәзмәсе узды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 февралендә Балтач муниципаль районында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган, Балтач районындагы җитештерүчеләр тарафыннан чыгарыла торган продукция буенча күргәзмә-презентация булып узды.

Чараның төп идеясе – җирле предприятие-җитештерүчеләргә үз продукцияләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Нәтиҗәдә җирле производство товарларына ихтыяҗ артырга һәм тулаем бизнес-климат яхшырырга тиеш.

Халыкка һәм кунакларга азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның бай ассортименты тәкъдим ителде. "Хлеб" җитештерү берләшмәсе тарафыннан икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, казылык һәм ит продуктлары, бастурма, тыгызланган ит, ысланган кош ите, ысланган балык, татлы газлы су тәкъдим ителде.  А.Сәмигуллин крестьян-фермер хуҗалыгы күргәзмәгә бал һәм умартачылык продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим иткән. И.Р. Гыйльмуллин крестьян-фермер хуҗалыгы ат һәм сыер итеннән ит продукциясе алып килгән иде, болар - колбаса, төрлечә ысланган казылыклар. Әлеге ризыкларны Татарстанда гына түгел, инде чит төбәкләрдә дә яратып ашыйлар. "Җәмәгать туклануы" җитештерү берләшмәсе тортлар, өчпочмаклар, пәрәмәчләр, төрле эчлек белән пешерелгән пироглар белән куандырды, әлбәттә инде, татар чәк-чәге дә игътибардан читтән калмады. Балтач сөт комбинаты төрле сыр сортларына дегустация үткәрде. Шулай ук ак май һәм эремчек тәкъдим ителгән иде.

Күргәзмәгә килгән кешеләрнең барысы да җитештерүчеләр тарафыннан рәсмиләштерелгән мәгълүмат стендларын зур кызыксыну белән карады, җитештерелә торган продукция белән танышты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре әлеге чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның табигыйлыгы, сыйфатлы, әле яңа әзерләнгән булуы турында аңлатты, тиешле буклетлар таратылды һәм киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International