Автомобиль сатып алу – бик матавыклы эш

2020 елның 14 феврале, җомга

КПП (вариатор) төзексезлеге рәвешендә ачыкланган шактый зур җитешсезлек аркасында автомобильне кире кайтару, акчаны түләттерү, неустойка, әхлакый зыянны компенсацияләү мәсьәләләре белән Чаллы территориаль органына бер гражданин мөрәҗәгать иткән иде.

Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан консультация үткәрелде, дәгъва хаты төзелде. Дәгъва хатына җавап алынды, "АТРИА" ҖЧҖ акчаны кире кайтарудан баш тартты.

2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре судында суд утырышы узды, Чаллы территориаль органы суд процессында өченче зат буларак катнашты, дәгъва тулысынча хупланды, суд карары нигезендә гражданинның таләпләре өлешчә, 766300 сум күләмендә, канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International