Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, шулай ук "Сугыш – хатын-кызга төс түгел" проекты кысаларында да, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты М.М. Җәләлов, Чүпрәле районы Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы О.Б. Албутов белән берлектә, Бөек Ватан сугышында катнашкан ирнең тол хатыны, Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында гомер итүче Шаһаева Әминә Садретдин кызы белән очрашты.
"Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны" һәм "Тыл хезмәтчәне" булган 90 яшьлек Әминә ханым Садретдин кызы сугыш чоры, ире – сугыш ветераны, онытылмас һәм озак көтелгән Җиңү көне һәм сугыштан соңгы авырлыклар турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре М.М. Җәләлов, игътибар һәм хөрмәт йөзеннән, Ә.С. Шаһаевага бүләк тапшырды.