Чирмешәндә законсыз хәмер сатуны кисәтү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районы мәдәният йортында район территориясендә Алкогольле продукцияне законсыз сатуны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булып узды. Аны Чирмешән районы башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалетдинов үткәрде.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Ришат Нәфыйков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илшат Галимов, "Чирмешән үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары Фәнил Булатов, "Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Белый Кремль" АҖ вәкилләре, районның кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Рамилә Кәримова, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашты.

Түбән Кама территориаль органы башлыгы 2019 ел нәтиҗәләре буенча Чирмешән районы алкоголь базарындагы хәл турында чыгыш ясады. Уртак эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, сәүдә вәкилләре белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла, кирәкле консультатив ярдәм күрсәтелә.

– Әмма сәүдәне оештыру, шул исәптән алкоголь сатуны да кертеп, законда билгеләнгән барлык таләпләрне үтәп, закон нигезендә алып барылырга тиеш, – диде Ришат Нәфыйков.

Илшат Галимов хокук саклау һәм күзәтчелек органнары эше, аерым алганда, законсыз хәмер сату фактлары ачыкланган оператив-профилактик чаралар турында сөйләде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча хокук саклау һәм профильле ведомстволарның үзара хезмәттәшлеген көчәйтү һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм чикләү эшен дәвам иттерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International