Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Алексеевск товар җитештерүчеләре күргәзмәсе вакытында консультацияләр бирде

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту максатында, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең район мәдәният йортында Алексеевск муниципаль районындагы товар җитештерүчеләрнең продукциясеннән күргәзмә-презентация булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе һәм Башкарма комитет белән берлектә, әлеге чараны оештыру һәм үткәрүдә катнашты.

Күргәзмә Алексеевск районында бизнеска ярдәм итү һәм аның яңа вариантларын һәм бизнесны үстерүнең яңа формаларын уйлап табу максатларында Алексеевск районында кече һәм урта бизнес эшкуарларын, экспертларны, кече һәм урта эшкуарлыкның иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бер мәйданчыкта берләштерде.

Экспозициягә бал продукциясе, ит, казылык, икмәк-күмәч әйберләре, фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары, шулай ук азык-төлек булмаган товарларның зур ассортименты кертелгән иде. Аерым алганда, күргәзмәдә "Мостовик", "Керамика-Маркет", "Алексеевская Керамика", "Эдем" ҖЧҖ, Алексеевск райпосы, нәфис туку фабрикасы, "Пчелич" кооперативы предприятиеләре катнашты. Шулай ук фермер Илдар Гомәров һәм Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгы да үзләренең продукциясен тәкъдим итте.

Гамәлдәге эшкуарлар өчен әлеге күргәзмә үзләрен күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек булды. Ә үз бизнесын теркәргә ниятләгән кешеләр моны ничек итеп гади генә һәм тиз арада эшләп булуын, шулай ук кече һәм урта бизнеска нинди ярдәм программалары булуын белде.

Күргәзмәгә килүчеләр җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен – аларның сыйфатын, сафлыгын, табигый компонентлар кулланылуын, заманча төргәкләнүен югары бәяләде, чөнки җирле җитештерүчеләр продукциясе бүген чит илнекеннән берние белән дә калышмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International