Әлки районында халыкка кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча чаралар үткәрелде

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак һәм Юхмачы авылларында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.

Советлар Союзы Герое Чулков Алексей Петрович исемендәге Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес, Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку, кулланучылар өчен консультация өстәле һәм "Ашамлыклар" кибетендә эшләүчеләр өчен семинар-уку, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү тору һәм Базарлы Матак авылындагы "КФҮ" ДБУдә консультация өстәле кебек чаралар узды.

Уздырылган чаралар барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормалары, шул исәптән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды, шулай ук "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы каралды.

Сыйныфтан тыш дәрес барышында укучылар белән, норматив документларны өйрәнү белән беррәттән, кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиада турында фикер алыштылар һәм аларга мөстәкыйль өйрәнү өчен буклетлар тапшырдылар. Сүз уңаенда, укучыларның берсе олимпиадада катнашкан иде, әмма аңа икенче турда берничә балл җитмәгән. Шунысы игътибарга лаек, Юхмачы урта мәктәбе директоры – Советлар Союзы Герое Чулков Петр Александровичның оныгы.

Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышу өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International