2020 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы, Олы Мишә авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова алып барды.
Кабул итү вакытында 4 кешегә консультация бирелде. Очрашу барышында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Халык тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә, таләпләр белдерү сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика уздыру турында үзләрен кызыксындырган сораулар җиткерелде, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча да консультация бирелде. Алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да бирелде. Интернетта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Кулланучыларның хокукларын яклау" турында сайты булуы турында әйтеп үтелде, әлеге сайтта дәгъва хатларының үрнәкләрен һәм кирәкле, файдалы мәгълүматларны алырга була. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Халыкка "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат урнаштырылган төрле товарларга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле брошюралар һәм буклетлар таратылды.