Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек товарлары бәяләренә ай саен мониторинг үткәрә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе – ай саен бәяләргә мониторинг үткәрү, ул өзлексез һәм методик рәвештә мәгълүмат туплау, аны анализлау процессыннан гыйбарәт.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен азык-төлек товарларына заказлар урнаштыру системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмалар (учреждениеләр) сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында” 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карар кабул ителде. Әлеге карарда Татарстан Республикасы дәүләт оешмалары (учреждениеләре) сатып ала торган 176 төрле азык-төлек товарлары исемлеге билгеләнгән.   

Мониторинг үткәрү барышында Казан территориаль органы хезмәткәрләре, 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карарда билгеләнгән таләпләр нигезендә, һәр позицияне игътибар белән карап чыга. Бәяләрнең үзгәрүе продукциянең күпләп сату бәяләрендә бүтән яңа партияләренең килүе, шулай ук аның ассортиментын яңарту һәм киңәйтү белән аңлатыла. Ә күпләп сатучылардан җибәрелә торган бәяләр турыдан-туры илнең төрле төбәкләрендәге җитештерүчеләр бәяләренә бәйле. Продукциянең сезонлы булуы, бәйрәмнәрдәге ташламалы бәяләр һәм аерым продукция төрләренә ихтыяҗ артуы да бәя билгеләүдә шактый әһәмиятле булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International