ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең 2020 елда беренче утырышы булды. Утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үз чыгышында Татарстан Республикасы кулланучылар базарындагы вәзгыять, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча яңа юнәлешләр, кулланучыларны яклау дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектларының чираттагы рейтингын формалаштыру турында сөйләде.
– Комплекслы һәм системалы якын килгәндә генә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә билгеле бер уңышларга ирешеп була, бу эшләр нигезендә дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм кулланучыларның иҗтимагый берләшмәләре аша кулланучыларның хокукларын яклау системасының барлык тармакларының үзара хезмәттәшлеге ята, – дип ассызыклады Җәүдәт Әхмәтханов.
Алга таба утырышта катнашучылар 2020 елга чаралар планы турында фикер алышты, уртак эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының АСК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсенең кулланучылар базары секторы мөдире Г.К. Галиуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Р.М. Арсланова, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге башлыгы И.Я. Әхмәтшина, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлеге башлыгы И.Я. Архипов чыгышлары тыңланды.