2019 елга йомгак ясалды, 2020 елга бурычлар билгеләнде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратының кураторлык итүче бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова хәбәр итте, уңай яклар да, проблемалар да билгеләп үтелде.

Кураторлык итүче бүлекләрнең җитәкчеләре шулай ук аерым игътибар бирелергә тиешле проблемаларны билгеләп үтте, булган кисәтүләрне бетерү буенча үзләренең теләкләрен җиткерде.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң Җәүдәт Әхмәтханов Казан территориаль органының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International