Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында хезмәткәрләр өчен семинар-уку булып узды. Укуны территориаль орган кураторы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкоголь продукциясе әйләнешенә контрольлек итү һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге башлыгы Ирина Камахина үткәрде.
Чара барышында 2019 ел нәтиҗәләре буенча территориаль органның ирешелгән эш нәтиҗәләре һәм рейтингы турында әйтелде. Контроль-инспекция эшчәнлегендә булган резервлар, ведомство карамагындагы районнарда, шул исәптән алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлне бәяләү күрсәткечләре буенча да, кулланучылар базарындагы хәлне яхшырту юллары билгеләнде. Хезмәткәрләр алдына торган төп бурыч – территориаль орган эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча эш нәтиҗәлелеген арттыру.
Хезмәт әзерлеге буенча тематик план нигезендә Ирина Камахина хезмәткәрләр өчен "Коррупциягә каршы стандартларның нигезләре. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан Татарстан Республикасында коррупция турындагы фикерне өйрәнү буенча уздырылган 2019 елгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре" темасы буенча дәрес уздырды. Территориаль орган хезмәткәрләренә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыруга җаваплы карарга, шулай ук коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне һәм таләпләрне үтәргә киңәш ителде.
Чарадан соң куратор һәм Чистай территориаль органы башлыгы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәнов һәм сәүдә бүлеге башлыгы Г.Ф. Хәйруллина белән очрашты, бергәләшеп Чистай шәһәренең сәүдә нокталарында булдылар.