Сарманда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле закон бозуларны ачыклау эшенә йомгак ясалды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 нче февральдә Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы Борис Эйдинов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында Алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә каршы көрәш мәсьәләсе буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Алкоголь базарындагы хәл турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыгыш ясады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы үткәргән чаралар турында территориаль орган җитәкчесе Ришат Нәфыйков мәгълүмат җиткерде. Алкогольле продукция базарындагы вәзгыятькә бәйле мәсьәлә һәм алкогольнең законсыз әйләнешенә каршы тору чаралары каралды.

Эчке эшләр министрлыгының 2019 елда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эшенә бәйле нәтиҗәләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлеге башлыгы Газинур Мортазинга сүз бирелде.

Утырыш ахырында Борис Григорьевич муниципаль районның ведомствоара комиссиясе эшенә бәя бирде һәм җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары вәкилләре белән бергәләп актив эш алып баруларын теләде.​ Сарман районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International