Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданиннан килгән мөрәҗәгать буенча уздырылган административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәрендә урнашкан шәхси эшкуарның "Малина" кафесына барып кайтты.
Тикшерү барышында әлеге кафеда 1,5 литр күләмендә 20 шешә ике төрле сыра һәм яраклылык вакыты чыккан 0,47 литр күләмендә "Сибирская корона со вкусом лайма" сыра эчемлеге сатылуы ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан барлыгы 30 литрдан артык алкогольле продукция алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерү эше алып барыла.