2020 елның 19 нчы февралендә Тукай муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хәммәтов катнашында Чаллы территориаль органының йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" АҖ вәкилләре, территориаль орган һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина чыгышында эшчәнлекнең нәтиҗәләре, төп казанышлары, проблемалары һәм бурычлары турында яктыртылды.
Тукай муниципаль районында үткән елда алкогольле продукция, шул исәптән сыра сату мәсьәләләре һәм проблемалары буенча Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Р. Хәбибуллин чыгыш ясады.
Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районындагы икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге опервәкаләтлесе А.А. Габдуллин сөйләде.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Л.Р. Нәфыйгуллина 2019 елда Тукай районында алкогольле продукциянең легаль әйләнешенә ясалган контрольлеккә йомгак ясады.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хәммәтов территориаль орган эшчәнлегенә уңай бәя бирде, 2020 елга өстенлекле төп бурычларны билгеләде, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең һәм Чаллы территориаль органындагы алдынгы хезмәткәрләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.