Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы һәм бүлек белгече 2020 елның 19 февралендә Яңа Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында, урынга чыгып гражданнарны кабул итте һәм семинар-уку үткәрде.
Чара башында территориаль орган башлыгы анда катнашучыларга Татарстанның алдагы чор нәтиҗәләре буенча кулланучыларның яклану дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингын җитәкләве турында мәгълүмат җиткерде. "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы үзенең нәтиҗәләрен бирә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан кулланучыларын яклау дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияне саклап калу өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә халык белән аңлату эшләрен алып бару өстенлекле юнәлеш булып тора.
Күчмә кабул итү барышында сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклауга бәйле сорауларга җавап бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.
Күчмә чара барышында башкарма комитет хезмәткәрләренә һәм гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.