Үлчәме туры килмәгән аяк киемен ничек итеп кире кайтарырга?

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Аяк киеме сатып алганда, сатып алучылар еш кына аның үлчәмен билгеләгәндә кыенлыклар кичерә. Әгәр кулланучы сатып алган вакытта аяк киеменең кирәкле үлчәмен билгели алмаган булса, аяк киеме кечкенә яки, киресенчә, зуррак булып чыкса, аяк киемен кире кайтару өчен нигезләр барлыкка килергә мөмкин.

Бу очракта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 25 статьясы (алга таба – Закон) белән танышып чыгарга кирәк, анда үлчәме, фасоны, моделе, төсе буенча туры килмәгән аяк киемен кулланучы, сатып алынган көнен санамыйча, 14 көн эчендә сыйфатлы аяк киеменә алмаштырырга хокуклы, диелә. Кулланылышта булмаган һәм товар кыяфәтен тулысынча саклаган товар гына шул рәвешле алмаштырылырга мөмкин.

Мөрәҗәгать иткән көндә шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару хакында таләп итәргә мөмкин.

Законның 25 статьясында каралганча, сыйфатлы, ләкин үлчәме, фасоны, габаритлары буенча туры килмәгән товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында кулланучының таләбе әлеге таләп белдерелгән көннән башлап өч көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен аяк киемен алмаштыру яки акчаны кире кайтару турында дәгъва хаты язарга кирәк.

Кибет өчен дәгъва хатын ике нөсхәдә һәм язмача рәсмиләштерергә киңәш ителә. Аның берсендә дәгъваны кемнең һәм кайчан кабул итүе турында тамга ясату турында сорарга кирәк, дәгъва хатының әлеге нөсхәсе, суд бәхәсе килеп чыга калса, үзегездә торырга тиеш.

Сатучыда кала торган дәгъва хатында сатучының белешмәләре күрсәтелә, вакыйгаларның эзлеклелеге бәян ителә. Шулай итеп, аяк киемен кайдан һәм кайчан сатып алуыгыз, аны ни сәбәпле алмаштырырга яки кире кайтарырга теләвегез турында язарга кирәк. Югарыда телгә алынган Законның 25 статьясына сылтама ясау дөрес булыр. Дәгъвага дата һәм имза куела. Әгәр аны карау вакыты узгач сатучы дәгъваны үтәүдән баш тартса яки гамәл кылмаса, судка шикаять юлларга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International