Төзелеш материаллары – корылмаларны төзегәндә, ремонтлаганда һәм үзгәртеп корганда кулланыла торган материаллар, аларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләсендә законнарда берникадәр нечкәлекләр бар.
Сыйфатлы төзелеш материалларын алмаштыру һәм кире кайтару "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон) белән регламентлана, аның нигезендә:
Метрлап сатыла торган төзелеш материалларын һәм эшләнмәләрен сатып алганда сатып алучыга аның төсен, үлчәмен, габаритларын сайлаганда нык игътибарлы булырга кирәк, чөнки төзелеш һәм төзекләндерү материаллары (линолеум, пленка, келәм түшәмәләре һәм башкалар), үткәргеч кабельләр, шнурлар һәм шуңа охшаш башка товарлар, сыйфатлы булсалар да, кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен, ремонт чорында түләүсез нигездә биреп тору яки шундый ук товарга алмаштыру турында сатып алучы таләбе кагылмый торган озак файдаланыла торган товарларны сату кагыйдәләрен һәм кире кайтарылырга яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырылмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген раслау турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары).
Сыйфатсыз төзелеш материалын сатып алган очракта кулланучыга нишләргә соң? "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законның 18 статьясы нигезендә кулланучы, товарда җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта, әлеге кимчелекләр турында сатучы белән алдан ук сөйләшенмәгәндә, үз ихтыяры белән: