2020 елның 20 февралендә Башкарма комитетта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, ТР буенча Роспотребнадзорның Алабуга, Әгерҗе районнарындагы идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә секторы вәкилләре, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" ААҖ сыра кайнату заводы, җәмәгать туклануы объектларындагы шәхси эшкуарлар катнашында Алабуга районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырышта Алабуга муниципаль районында алкогольле продукцияне ваклап сатуның җирле базарларындагы хәлне бәяләү күрсәткечләре, җәмәгать туклануы предприятиеләренә куела торган таләпләр, шулай ук 2020 елда алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән хәбәрләр каралды.