Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты катнашында район советы сессиясе узды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 ел бурычлары буенча Әгерҗе муниципаль районы советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш район мәдәният йортында узды, фойеда Әгерҗе районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д. Яппарова катнашты.

Төп доклад белән Әгерҗе муниципаль районы советы рәисе, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген төп бурыч – барлык шәһәр һәм районнарда татарстанлыларның югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, дип искәртте.  Соңгы елларда Әгерҗе районы социаль программалар кысаларында сизелерлек ярдәм алган.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында аерым мәсьәләләр буенча район резервларын билгеләп үтте.

Азактан Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районы халкына җәмәгать тормышында актив катнашканы һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә хәлдән килгәнчә өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International