Актаныш, Алабуга районнарында һәм Чаллы шәһәрендә Ведомствоара комиссия утырышлары узды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 20 гыйнварында, расланган график нигезендә, Чаллы шәһәрендә, Актаныш һәм Алабуга муниципаль районнарында Ведомствоара комиссияләр утырышлары узды.

Утырышлар һәр муниципалитет өчен актуаль мәсьәләләрне исәпкә алып үткәрелде. Ведомствоара комиссия утырышына сәүдә объектларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар ачыкланган эшкуарлар чакырылган иде.

Чаллы шәһәрендә сату вакытын чикләүне берничә тапкыр бозган сәүдә объектлары җитәкчеләренә эш режимын яңадан карарга тәкъдим ителде.

Алабуга муниципаль районында төнлә җәмәгать туклануы предприятиеләре тарафыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен сату буенча закон бозуларга аерым игътибар бирелде.

Актаныш муниципаль районында утырышта катнашучылар тарафыннан Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сатуга бәйле җирле базарлардагы хәлнең торышын бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингын арттыруның төп чаралары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International