2020 елның 20 февралендә Арча муниципаль районының Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов алып барды. Утырышта Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Гүзәл Галимуллина, Арча муниципаль районы советының юридик мәсьәләләр бүлеге баш белгече Ләйсән Сәгыйтова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районында икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенең опер вәкаләтле вәкиле Алмаз Галәветдинов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашты.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– 2020 елның гыйнвар ае буенча сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә сатылган, Татарстан Республикасында җитештерелгән аракыны сату күләмнәренә анализ;
– Татарстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукцияне, шул исәптән аракы һәм сыраны, сату күләмнәрен арттыру турында;
– алкогольле продукция сату буенча сәүдә нокталарының кимүенә юл куймау турында;
– алкогольле продукция сатылмый торган торак пунктларына чыгып, сәүдә оештыру турында;
– алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләттерү эше турында;
– алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;
– "Халык контроле" системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында;
– кулланучыларның хокукларын яклау буенча Башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган эш турында.
Алкоголь базарындагы хәлне, Татарстан продукциясен сату динамикасын яхшырту максатында, алкоголь базарының торышына даими анализ ясау; хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның, район Башкарма комитетының Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлне бәяләү индикаторларын яхшырту буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алу эшен көчәйтү; муниципаль берәмлек сайтында мәгълүмат урнаштырып, кулланучылар өчен даими рәвештә чаралар үткәрү турында карарлар кабул ителде.