"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә Түбән Кама шәһәрендә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында Гагарин урамы, 44 "Б" йорт, Вахитов проспекты буенча 16 "Г" йорт, Студентлар урамы, 51 "А" йорт адресларында сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакытын бозуның бер көн эчендә 3 очрагы ачыкланды. Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарны бозган затларга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча (Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләрне һәм кагыйдәләрне бозу) административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен территориаль органга килү турында почтадан хәбәрләр җибәрелде, ә хокук бозулар турында мәгълүмат урнаштырган кешеләргә акча түләнәчәк.