Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә шәһәре сәүдә объектларында даими рәвештә чаралар үткәрә, алар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре һәм таләпләре һәм аларны үтәү зарурилыгы турында аңлатыла.
2020 елның февралендә Минзәлә шәһәренең Чернышевский урамында урнашкан шәхси эшкуар А.Б.Иманкуловның хуҗалык эшчәнлеге гамәлгә ашырыла торган балалар киеме кибетендә сатучылар өчен аңлатулы чара уздырылды.
Кибет хезмәткәрләренә балалар киемен ваклап сату эшчәнлегенең "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә җайга салынуы турында мәгълүмат җиткерелде.
Товарны кире кайтару мәсьәләсе буенча киңәшләр бирелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 25 статьясында кулланучының, әгәр товар формасы, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алган көнен исәпләмичә, сыйфатлы товарны (балалар киемен), әлеге товар кулланылышта булмаса, аның товар кыяфәте, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, әлеге товар сатып алынган сатучыдан алмаштырып алырга хокуклы булуы турында бәян ителгән өлешләре турында җиткерелде.
Әңгәмә ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.