Арча районы Шушмабаш авылында гражданнар кабул ителде

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 20 нче февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина тарафыннан үткәрелде. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов катнашты.

Хезмәткәрләр, конкрет мисалларда карап, чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Төп мәсьәләләр торак-коммуналь хезмәтләргә, кулланучыларга кредит бирүгә, сәүдә кагыйдәләренә (сыйфатта товарны алыштыру, кире кайтару, сатучы тарафыннан гражданнарның таләпләрен үтәү сроклары, товар, сатучы турында мәгълүмат һ.б. буенча) кагылышлы иде.

Үткәрелгән чаралар халык арасында кулланучыларның хокукый культурасын формалаштыру буенча киң колачлы эш алып бару кирәклеген күрсәтте, ә мондый чараларның нәтиҗәлелеге дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең мәнфәгатьле барлык органнарының һәм гражданнар җәмгыятенең көчләрен берләштерүгә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International