Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмалары (учреждениеләре) тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан Минзәлә районында ай саен 177 төрдәге азык-төлек товарлары буенча мониторинг үткәрелә.
"2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатларында, 2020 елның 10 февралендә Минзәлә районының "Тандер" АҖ "МАГНИТ" кибетендә бәяләргә уздырылган мониторинг барышында Чаллы территориаль органы белгече кибеттәге сатучылар һәм товар белгечләре белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде. Сатыла торган товарларга бәя рәсмиләштерү, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук кибеттәге кулланучыларга белешмәлекләр дә тапшырылды.