Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Дөньякүләм кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль органы белгече, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты, "Наз" социаль ярдәм үзәге" коммерциясез автоном оешмасы хезмәткәре катнашында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.
Белгечләр үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Чарада катнашучыларга "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында мәгълүмат җиткерелде.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп өлешләре хакында аңлатып үтелде.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, кулланучыларга Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль органына яки Кукмара районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында киңәш ителде, андагы хезмәткәрләр бу мәсьәләләрне хәл иткәндә булышлык күрсәтергә әзер.