Александровка урта мәктәбендә кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.  

Укучыларга кулланучыларның хокукларын яклау буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар турында сөйләделәр. Алга таба "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының аерым статьялары һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре кебек закон актларының кайбер нигезләмәләре хакында аңлатылды. "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" федераль законның кайбер статьяларына аерым тукталдылар.

Чара барышында контрольлек итүче органнар компетенциясенә караган барлык сорауларга җавап бирелде. Сораулар нигездә техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга кагылышлы иде. Шуңа бәйле рәвештә техник яктан катлаулы товарларның яңартылган исемлеге, сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе каралды.

Укучыларга мөстәкыйль рәвештә өйрәнү өчен төрле буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

 Соңыннан территориаль орган хезмәткәрләре укучыларга яхшы укырга һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үтәргә теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International