Балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатылган

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегеннән, карар кабул итү өчен, балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату факты буенча тикшерү материалы килде һәм, тиешле карар чыгару өчен, кабул ителде.   

Полиция хезмәткәрләре Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан кибеттә балигъ булмаган затка һәрберсе 1,5 литр күләмендә ике шешә "MERRY TIME" сыра эчемлеген сату фактын билгеләгән. 

"Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 171-ФЗ) нигезендә, балигъ булмаган затларга алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми. 

1995 елның 29 декабрендәге 223-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Гаилә кодексының 54 статьясындагы 1 пункты һәм "Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында" 1998 елның 24 июлендәге 124-ФЗ номерлы федераль законның 1 статьясы нигезендә, 18 яше тулмаган (балигълык яшенә җитмәгән) зат балигъ булмаган бала дип таныла. Димәк, алкогольле продукцияне 18 яшьтән олырак затларга сату рөхсәт ителә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү эшен алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International