Ростов-Донда “Ростов өлкәсенең кулланучылар хокукларын яклау” V төбәк форумы булды

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе
29 ноябрь көнне Ростов-Донда “Ростов өлкәсенең кулланучылар хокукларын яклау” V төбәк форумы булды. Әлеге чарага Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артыграк вәкил җыелды. Форумда Әстерхан, Белгород, Волгоград өлкәләре, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләр вәкилләре катнашты. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тәҗрибә алышу очрашуның төп максатына әйләнде. Әйтергә кирәк, Ростов өлкәсенең бу җәһәттән тәҗрибәгә өйрәтерлеге бар.
Форум программасы кысаларында иң элек “Донның иң яхшы товарлары” дигән күргәзмә үткәрелде. Аның мәйданчыгында конкурста катнашкан предприятиеләр (Бөтенроссия конкурсында финалга чыгучылар) үзләренең товарларын тәкъдир итте, Ростов өлкәсе җитештерүчеләре продукциясенең автоматлаштырылган мәгълүматлар банкын булдыру эше белән таныштырды. Шулай ук 2011–2014 елларга “Ростов өлкәсенең кулланучылар хокукларын яклау” озак срокка исәпләнгән Өлкә максатчан программасы кысаларында продукциягә һәм хезмәтләр күрсәтүгә карата үткәрелгән бәйсез экспертизалар, чагыштырма тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган сыйфатсыз товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) күргәзмәсе булды. Экспертлар үзләренең чыгышларында әлеге күргәзмә экспозициясе буенча аңлатмалар биреп үтте.
Форумның дискуссия рәвешендәге пленар өлешен модератор – “Маяк” радиосында “Политик-шоу” программасын алып баручы Николай Ханжаров үткәрде.
Форумда катнашучылар игътибарына төрле дәрәҗәләрдә кулланучылар хокукларын яклап килгән оешмалар вәкилләрен кызыксындыручы темалар тәкъдим ителде. Менә аларның кайберләре:
– Контрафакт һәм сыйфатсыз продукция таралуга нәтиҗәле төстә көрәшү өчен нинди комплекслы чаралар күрергә кирәк?
– Куллану тәртибен камил итеп формалаштыру принциплары.
– Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында эшләрне карап тикшерүнең төп аспектлары.
– Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә җирле үзидарә органнарының роле нинди?
– Кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтләрнең бер өлешен федераль дәрәҗәдән төбәкләр дәрәҗәсенә тапшырырга кирәкме?
– Кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итүдә иҗтимагый оешмаларның роле.
– Куллану базары өлкәсендә эшләүче кече бизнес субъектларының иҗтимагый оешмалар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклауга контрольлек итү чаралары үткәрелүгә карата мөнәсәбәте нинди?
– Кулланучылар хокукларын яклау буенча кабул ителгән программа Ростов өлкәсендә кулланучылар – граҗданнар хәленә ничек йогынты ясый?
– РФ субъектларында кулланучылар хокукларын яклау эшен оештыру һәм бу эштә Ростов өлкәсе тәҗрибәсеннән файдалану турында.
Форумның пленар өлеше тәмамлангач, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен Ростов өлкәсе массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту буенча уздырылган “Әйбәт әйтте!” (“Сильно сказано!”) төбәк рейтинг бәйгесенә йомгак ясалды һәм бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде.
“Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау” юнәлеше буенча гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм махсус урта белем бирү йортларында укучылар арасында уздырылган олимпиадага йомгак ясар алдыннан залда утыручы мәктәп балалары тирә-юньне берара күңелле шау-шуга күмеп алды.
2012 елда Ростов өлкәсендә уздырылган халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Кулланучы – “ӘЙЕ” ди! “ (“Потребитель голосует – “ЗА”) премиясен тапшырыр алдыннан исә залда утыручы товар җитештерүчеләр һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр җанланып алды.
Форум азагында чарага җыелган кунаклар түбәндәге темалар буенча биш тематик секциядә катнашты:
– Кулланучылар хокукларын яклау;
– Ризыкның сыйфат һәм сәламәтлеккә куркынычсызлыгы проблемалары;
– Җәмәгатьчелек туклануы хезмәте күрсәтүнең сыйфат һәм сәламәтлеккә куркынычсызлыгы проблемалары;
– “Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү хакында” 28.06.2012 ел. №17 РФ Югары Суды Пленумы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә кулланучылар өчен законнарны куллану өлкәсендә үзгәрешләр;
– “ВертолОтель” кунакханәсе эше үрнәгендә кунакханә бизнесы хезмәте күрсәтүнең сыйфаты.
Форумда катнашучылар, үткәрелгән чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашып, пленар өлешнең яңа формада – дискуссия формасында алып барылуы мәгълүматны җиңелрәк аңлау һәм истә калдыру мөмкинлеге бирде, дигән уртак фикергә килде. Чыннан да, чыгыш ясаучылар белән залда утыручылар арасында кызыксынулы, конструктив диалог булды. Моннан тыш чарада катнашучылар “Түгәрәк өстәл”ләрнең бик кызыклы темалар буенча үткәрелгәнлеген бер тавыштан диярлек билгеләп үтте. Күтәрелгән темалар, чыннан да, көн кадагына суга торган һәм кулланучылар хокукларын нәтиҗәле төстә яклауга ярдәм итә торган булып чыкты. Форумда катнашучыларга Ростов өлкә суды судьясы белән аралашу, кулланучылар хокукларын яклау буенча “Роспотребнадзор”ның федераль структуралары, иҗтимагый оешмалар позициясе белән танышу мөмкинлеге дә бирелде әле. Форумда катнашучылар фикеренчә, мондый “Түгәрәк өстәл”ләрне, семинарлар һәм форумнарны ешрак уздырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International