ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре күргәзмә эшендә катнашты

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Арча шәһәре мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмә узды. Күргәзмәнең төп максаты – район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтә урнаштыру. 

 

Шәһәрдә һәм районда төрле ассортименттагы азык-төлек продуктлары җитештерүче предприятиеләр үз эшләнмәләрен күрсәтте. Күргәзмә кунакларын бер-бер артлы сөт хуҗалары һәм камыр ризыгы пешерүчеләр, кондитерлар һәм казылык, алкогольсез эчемлекләр, хотня суын җитештерүчеләр, сыр ясаучылар һ.б. каршы алды. "Арча" ҖЧҖ, "Натуральный продукт" ҖЧҖ, "Кырлай Хлеб" ҖЧҖ, "Арча" ҖЧҖ Арча сөт комбинаты, Сабиров Г.Р. крестьян-фермер хуҗалыгы, "АСПК", Сәлахов А.Ш. крестьян-фермер хуҗалыгы, "Хотня" ҖЧҖ, шәхси эшкуар Я.З. Мөхәммәдиев, "Арча Балы", "Рассвет" кебек фирма вәкилләре үз товарларын тәкъдим итте.

 

Күргәзмәдә катнашучыларга һәм килгән кунакларга чараны оештыручылар җирле товар җитештерүчеләрнең соңгы эшләнмәләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тудырды.

 

Әлеге чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның натуральлеге, сыйфатлы, яңа әзерләнгән булуы турында аңлатылды һәм тиешле буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International