Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарның аң-белем дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм заказлар биргәндә игътибарлы булырга һәм әйберләрне җентеклерәк сайлап алырга булыша, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч ясый.
2020 елның 25 нче февралендә, Кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Гүзәл Галимуллина, Арча районы КФҮ филиалы бинасында халыкка консультацияләр биреп, күчмә чара үткәрде.
Чараны үткәрүнең төп максаты – район халкы арасында кулланучы грамоталылыгын арттыру.
Очрашу барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, мәсәлән: сыйфатсыз көнкүреш техникасы сатып алганда кулланучыларның хокуклары турында, ремонт ясалган телефонны сатып алган очракта, аңа бушлай ремонт үткәрергә мөмкинме һ.б. Барлык сорауларга да квалификацияле җавап бирелде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газеталары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.