Кама Тамагы муниципаль районында чираттагы Ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 елның 25 нче февралендә Башкарма комитетта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов катнашында Кама Тамагы районы территориясендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә авыл җирлекләре башлыклары, Роспотребнадзорның ТР буенча Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәрендәге идарәсе, РФ Эчке эшләр министрлыгының "Верхнеуслонский" муниципальара бүлеге – "Кама Тамагы" полиция бүлеге вәкилләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Кама Тамагы районы авыл җирлекләрендә 2019 елда һәм 2020 елның гыйнвар аенда хәмер продукциясен сату мәсьәләләре каралды. Сыра сату мәсьәләләре буенча фикер алышынды, декларацияләр тапшыру (тапшырмау) вакытларын бозу, сыра һәм сыра эчемлекләрен декларацияләү вакытында ялган мәгълүмат куллану очраклары өчен административ җаваплылык булуы турында билгеләп үтелде. РФ Эчке эшләр министрлыгының "Верхнеуслонский" муниципальара бүлеге вәкиле алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр итте. 

Комиссия агымдагы елның март башында республикада җитештерелгән алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләрнең вәкилләре һәм район эшкуарлары белән эшлекле очрашу үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International