2020 елның 25 нче февралендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре, алкоголь базары вәкилләре һәм алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2020 елның гыйнвар ае буенча сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә хәмер продукциясе сатуга анализ;
- 2020 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча торак пунктларга чыгып сәүдә итү буенча эш хисабы.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең районда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләсендәге эше турында һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Башкарма комитет тарафыннан 2019 елда башкарылган эшләр турында хисаплар тыңланды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча лицензияләнгән, шул исәптән Сөендек авыл җирлегендә дә, сәүдә объектлары ачу эшен дәвам иттерү; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алу буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар эшен көчәйтү; алкоголь базары торышын системалы рәвештә анализлау турында карар кабул ителде.