Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат җиткерү-аңлату эше кысаларында, "МТЗ-Татарстан" сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖнең Алабуга махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан җәмәгать туклануы объектында булып кайтты.
Җылы дустанә шартларда предприятие хезмәткәрләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән танышты. Утырышта катнашучылар практикасына бәйле очраклар каралды, кулланучылар базарында барлыкка килгән низаглы хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту алгоритмы күрсәтелде. Хокук бозуларны, шул исәптән алкоголь базарында да, чикләү өчен эшли торган "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov эше турында да өстәмә рәвештә ассызыклап үтелде.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачкан буклетлар таратылды.