"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә балык тоту, ау һәм актив ял өчен "Балыкчы. Аучы" дигән 14 нче махсуслаштырылган товарлар күргәзмә-ярминкәсе уза. Әлеге чара балыкчылар һәм аучылар, актив ял, су астында аулау һәм дайвинг яратучылар, шулай ук балык тоту, ау өчен яңа кирәк-яраклар белән кызыксынган кешеләрнең барысы өчен дә очрашу урыны булып тора. Күргәзмәгә Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр һәм һәвәскәрләр килгән, алар күргәзмәгә килгән кунакларга кышын һәм җәен балык тоту өчен инвентарь, эксклюзив калкавычлар, балыклар өчен ризыклар, махсус кием-салым, аяк киеме, каз һәм үрдәк өчен алдавыч җим, балык тоту, ау һәм туризм өчен пычаклар, рюкзаклар, кылычлар, күп кенә башка әйберләрне тәкъдим итә.
Күргәзмәнең төп максаты – аучылык һәм балыкчылык буенча туризм культурасын үстерүгә ярдәм итү, балыкчылык-аучылык ассортименты өчен сыйфатлы товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү, шулай ук ау, балык тоту, экологик туризм һәм актив ялны үстерү өчен Россия төбәкләренең потенциалын күрсәтү, эшлекле партнерлар эзләү һәм актуаль мәгълүмат алмашу өчен оптималь шартлар тудыру.
Бу көннәрдә күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләреннән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр, товарлар сайлап алу буенча киңәшләр алып, товарлар сатып алганда, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучыларның хокуклары турында файдалы киңәшләр урнаштырылган белешмәлекләр белән таныша ала.