Кичә Түбән Камада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, зур партияле "фанфурик"лар әйләнешенә чик куйды. Рейдка алар Төзүчеләр проспекты буенча 4 номерлы йортта яшәүчеләрнең күпсанлы шикаятьләреннән соң чыкты.
Киштәдә гади генә "незамерзайка" куелган, ә киштә астыннан исә законсыз хәмер сатылып яткан. Төгәлрәге, сатып алучыларга бер-берсен 50шәр сумнан спиртлы сыеклык салынган "фанфурик"лар җибәрелгән. Нәтиҗәдә егерме литр сыеклык әйләнештән алынды.
Сәүдә ноктасының хуҗасы – Чаллы кешесе икән. Әлеге гражданин законсыз эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул салым инспекциясендә теркәлмәгән булып чыкты.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Моннан тыш, дәүләт теркәвеннән башка гына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат салым инспекциясенә дә җибәреләчәк.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнар үтәлешен контрольдә тоту дәвам иттерелә.