2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кабат "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә булды.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 26 февраленнән 1 мартына кадәр биредә балык тоту, ау һәм актив ял өчен "Балыкчы. Аучы" дигән 14 нче махсуслаштырылган күргәзмә-товарлар ярминкәсе үткәрелә.
Күргәзмәнең төп максаты – аучылык һәм балыкчылык туризмы культурасын үстерүгә ярдәм итү, балыкчылык-аучылык ассортиментында сыйфатлы товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү, шулай ук ау, балык тоту, экологик туризмны һәм актив ялны үстерү өчен Россия төбәкләренең потенциалын күрсәтү, эшлекле партнерлар эзләү һәм актуаль мәгълүмат алмашу өчен оптималь шартлар тудыру.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре күргәзмәнең икенче эш көнендә 30 кулланучы һәм 10 хуҗалык итүче субъект вәкиленә консультацияләр бирде.