ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контрольлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Түбән Кама кибетләренең берсендә законсыз рәвештә хәмер сатылу очрагын ачыклады. Халыктан килгән күпсанлы шикаятьләр белгечләр өчен тикшерү белән урынга чыгарга җирлек булды. Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан сәүдә ноктасында лицензиясез генә алкогольле эчемлекләр сатылып яткан, өстәвенә, хезмәткәрләр киштә астыннан "фанфурик"ларны да табып алды. Янәшәдә генә, сәүдә объектында, "Аяк киемнәрен төзәтү" дигән язу астында белгечләр шулай ук хокук бозу очрагына тап булды – биредә законсыз рәвештә спиртлы сыекча белән сату иткәннәр.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшкуарга һәм эшкуарлык эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашырган гражданкага карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материаллары Түбән Кама шәһәр судына һәм Казан шәһәре Арбитраж судына җибәреләчәк. Моннан тыш, дәүләт теркәвеннән башка гына эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат салым органына да җибәреләчәк.