Матбугат конференциясе

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы базарында сатыла торган азык-төлек товарлары һәм алкогольле продукциянең сыйфаты турында сөйләшү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре продукциянең сыйфаты буенча проблемаларга җентекләп тукталды.
Инде массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, 5 ноябрьдә Европа сыйфат атнасы старт алды, 8 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелде. Шул сәбәпле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә “сыйфат айлыгы” игълан ителде. Аның барышында республиканың барлык шәһәрләре һәм район үзәкләрендә 120дән артыграк төрле чара: “консультация өстәлләре”, базарларда кизү торулар, сәүдә комплексларында акцияләр (викториналар, оттырышсыз лотерея уеннары, призлар һәм бүләкләр белән конкурслар) үткәрелде. Уеннар, бәйгеләр нәтиҗәләре халыкның куллану өлкәсендә аң-белеме артуын күрсәтте. Бу шулай ук сорашып-белешүләрдә, дегустацияләр, күргәзмә-сатуларда да ачыкланды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү начальнигы Р.М. Арсланова әйтүенчә, республикабызда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыграгы җирле җитештерүчеләрнең товарларына өстенлек биреп килә, чөнки аларның продукциясе сыйфатын яхшырак дип, продукциясен – химия кушылмаган чын продукция дип исәпли. Бер үк вакытта җирле продукцияне сатуда кайбер проблемалар да бар. Болар – кайбер җитештерүчеләр продукциясенең сыйфаты түбән дәрәҗәдә булу, продукциянең төрелмәләре уңайсыз булу (продукциянең кечкенәрәк төрелмәләргә урнаштырылмавы),  составы мактанырлык булмау, продукциянең яңа төрләре чыгарылмау.
Шулай ук ай дәвамында республиканың барлык шәһәрләре һәм зур район үзәкләрендә кулланучыларга консультация ярдәме күрсәтү максатыннан базарларда кизү торуларның оештырылуы билгеләп үтелде. Республикабыз базарларда кизү торулар вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары белгечләренә барлыгы 1000 нән артыграк кулланучы мөрәҗәгать иткән. Шуларның 400 дән артыграгына сату-алу килешүен өзүдә һәм сыйфатсыз товарны башкасына алыштыруда ярдәм ителгән, 60 берәмлек товар экспертизага җибәрелгән.
Розалия Мәхмүтовна үзенең чыгышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә булып үткән кулланучылар дегустацияләрен анализлауга аерым игътибар биреп үтте. Аның әйтүенчә, халыкны сыйфатлы азык-төлек белән, аеруча сөт һәм ит ризыклары белән тәэмин итүдә җитди проблемалар бар. Сыйфаты мәҗбүри таләпләргә туры килмәгән һәм (яки) товар турында мәгълүматта һәм продукциянең норматив-техник документларында белдерелгән сыйфат дәрәҗәсенә туры килмәгән продукция сату очраклары күп, диде ул.
Норматив документларда билгеләнгән таләпләргә туры килмәү сәбәпле товарларга карата сәламәтлек өчен куркынычсызлык һәм сыйфат буенча мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары да еш очрый. Төрелмәдә товар турында дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтү, шулай ук ялган, контрафакт товарлар сату юлы белән кулланучыларны алдау очраклары булгалый. Мондый алдаулар сыйфатсыз товар сатып алган кулланучының сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч белән яный. “Кулланучы сыйфатлы товар өчен күбрәк тә түләргә әзер, тик ул кайвакыт сыйфатлы продуктларны сыйфатсызларыннан аера торган критерийләрне белеп бетерми. Бүген күп кенә җитештерүчеләр сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция эшләп чыгара ала. Тик базар мөнәсәбәтләре, көндәшлек шартлары аркасында алар үзләренең продукциясен очсызгарак төшерү, продукция составын очсызлырак, тулы кыйммәтле булмаган ингредиентларга, компонентларга  алыштырырга мәҗбүр”, – дигән фикерен җиткерде Розалия Арсланова.
Чыгышының азагында Розалия Мәхмүтовна, “2013–2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында билгеләнгән күрсәткечләрнең барысы, шул исәптән физик-химик, микробиологик, токсикологик, радиологик, ГМО күрсәткечләре буенча халык куллануы товарларына экспертизалар үткәрүнең планлаштырылуын җурналистлар игътибарына җиткерде. Әлеге программа кысаларында, халыкның активлык күрсәтеп,  өстәмә, җентекле экспертизалар таләп итә торган шикле товарлар буенча үзләренең тәкъдимнәрен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә җиткерәселәренә өметләнәбез, диде ул.
“Уртак тырышлыклар белән без товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга ирешә алачакбыз”, – дигән ныклы өметен җиткерде Розалия Арсланова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International