Газ белән су җылыта торган сыйфатсыз җайланма сатып алган очракта нишләргә?

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына А. исемле гражданка кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тарткан сатучыга карата шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, 2018 елның 1 нче декабрендә гражданка кибеттә газ белән су җылыта торган 6700 сумлык "Roda" җайланмасын сатып алган. Товарның гарантия срогы 24 ай тәшкил итә. Әмма 2020 елның гыйнварында товарда җитди җитешсезлекләр ачыкланган, ә атап әйткәндә: бик озак та эшләмичә колонка сүнә башлаган һәм озак вакыт дәвамында кабынмаган. Товарда җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәнгә күрә, сатып алучы кимчелекләре булган товарны алыштыру турында таләп иткән. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарткан, ул моны товарның техник яктан катлаулы булуы белән аңлаткан һәм андый очракта, сатып алганнан соң 15 көн узгач, бары тик гарантия ремонты гына булырга мөмкин, дигән.

Кулланучыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатма бирелде.

Газ белән су җылыта торган җайланмалар Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми, шуңа күрә товарда гарантия срогы дәвамында җитешсезлекләр ачыкланганда, алар сатучы тарафыннан алдан ук әйтелмәсә, кулланучы теләсә нинди, шул исәптән товарны алмаштыру турында да, таләп белдерә ала.

Шулай итеп, сатучы гамәлдәге законга каршы килгән булып чыга. Кулланучыга шикаять төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм кирәкле киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International